Татарстанда 29нчы октябрьдә "Татарча диктант" язачаклар

2016 елның 14 октябре, җомга

Татарстанда 29нчы октябрьдә «Татарча диктант» акциясе узачак. Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәнүгә омтылу, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү мәсьәләләренә игътибарны арттыру. Һәр теләгән кеше диктант язуда катнашып татар телен белү дәрәҗәсен сынап карый ала.

Казанда диктант язу мәйданчыгы ролен КФУ  филология һәм культураара коммуникация институты (татарстан ур., 2нче йорт, 3нче кат, актлар залы) башкарачак. Милли язучының әсәрен Татарстан Республикасының атказанган артисты, Г. Камал исемендәге Татар дүәләт академия театры артисты, Фәнис Җиһанша укыячак. 

«Татарча диктант» шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижау, Уфа, Екатеринбург, Төмән, Павлодар (Казахстан) белән Бишкәк (Кыргызстан) шәһәрләрендә оештырылачак. Белемнәрне тикшерү 29нчы октябрьдә 11 сәгатьтә башлана.

Акциядә катнашу өчен проектның рәсми сайтында алдан язылып кую кирәк. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International