Казанда 2015-2016нчы уку елында укучыларның бөтенроссия олимпиадасын уздыру нәтиҗиләре буенча бөтенроссия җыелышы уздырылды. Кунакларны сәламләү сүзе белән Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Гомум белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты җитәкчесе Павел Сергоманов, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов, Мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү һәм һөнәри яңадан әзерләү академиясенең Белем бирү сыйфатын мониторинглау институты җитәкчесе Валентина Абатурова, Мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү һәм һөнәри яңадан әзерләү академиясе доценты марина Цветкова чыгыш ясады.
Җыелыш Республика олимпиада үзәгенең "Дуслык" сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә һәм Казан шәһәренең берничә мәктәбендә үткәрелде. Чара кысаларында катнашучылар Яшел Үзән районына бардылар.