Кичә, 17нче октябрьдә, "Татар-информ" МА «Державин укулары» XII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенә багышланган пресс-конференция узды. 2015нче елда бу чара беренче тапкыр Казанда Идел буе федераль университеты мәйданчыгында үткәрелгән иде, ә хәзер инде конференция Гавриил Державинның ватанында даими үткәрелә дисәк тә була.
Программа, докладчыларның дәрәҗәсе, конференциянең замана Россия хокукы өчен әһәмияте турында Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты ректоры Ольга Александрова, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андей Поминов, Бөтенроссия дәүләт юстиция университетының беренче проректоры Дмитрий Гурьев һәм Казан (Идел буе) федераль университетының беренче проректоры Рияз Минзарипов сөйләделәр.