2016нчы елның 26нчы сентябреннән 1нче октябренә кадәр педагогика көллиятләренең инновацион потенциалын үстерү, студентлар һәм мөгаллимнәрнең иҗади инициативасын киңәйтү, сайланган һөнәргә мәхәббәтне ныгыту максатыннан Лениногорск шәһәренең музыкаль-сәнгать педагогика көллиятендә "МӘКТӘП. УКЫТУЧЫ. СӘНГАТЬ" XV Бөтенроссия көллият һәм техникум студентлары һәм укытучыларының иҗади һәм укыту эшләре күргәзмәсе уздырылды.
Күргәзмәдә Россиянең тугыз һөнәри белем бирү оешмасы һәм шуңа өстәп Татарстан Республикасы, Бурятия Республикасы, Якутия, Удмуртия Республикасы, Алтай крае, Башкортстан Республикасы, Чиләбе һәм Свердловск өлкәсеннән җиде өстәмә белем бирү оешмасы катнашты.
Лениногорск шәһәренең музыкаль-сәнгать педагогика көллияте студентларның 80 иҗади эшен һәм 8 мөгаллим хезмәтен тәкъдим итте.
Күргәзмә комитеты карары буенча I дәрәҗә диплом белән 42 хезмәт, II дәрәҗә диплом белән 20, ә III дәрәҗә диплом белән 5 хезмәт бүләкләнде.