Минзәләдә "Сөмбелә" Республикакүләм бәйге узды

2016 елның 18 октябре, сишәмбе

2016 нчы елның 13 нче октябрендә Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллиятендә Татарстан Республикасы гимназияләренең укучы балалар командалары арасында оештырылган татар халкының милли бәйрәме –  “Сөмбелә” республика бәйгесе уздырылды. Бәйгедә Зәй районының Татар гимназиясе, Түбән Кама районының Муса Җәлил исемендәге 1нче гимназиясе, Баулы районының 4нче гимназиясе, Ютазы районының Урыссу гимназиясе, Мөслим гимназиясе, Минзәлә шәһәре гимназиясе командалары катнашты.

Бу уку йортларыннан килгән 8 кешелек (4 кыз, 4 егет) командалар үзара түбәндәге бәйгеләрдә көч сынаштылар: “Котлы булсын уңыш бәйрәме”, “Күп укыган - күп белер”, “Икмәк – игенченең җан җылысы”, “Көзге уңыш”, “Җилкәннәр җилдә сынала”. Һәр ярыштан соң жюри әгъзалары бәя куеп бардылар, килеп чыккан нәтиҗәләр махсус тактага язып барылды.

Гомуми нәтиҗә буенча командаларга урыннар түбәндәгечә бирелде: 1нче урында – Мөслим муниципаль районы «Мөслим гимназиясе», 2 нче урында  – Минзәлә шәһәре гимназиясе, 3 нче урында – Түбән Кама районы Муса Җәлил исемендәге 1 нче гимназия. “Зыялылар” номинациясендә – Ютазы районы Урыссу гимназиясе,   “Оста куллар” номинациясендә  –  Баулы шәһәренең 4 нче гимназиясе, “Милли җанлы яшьләр” номинациясендә – Зәй  шәһәре татар гимназиясе җиңү яуладылар. Барлык җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата бүләк тапшырылды.

Бәйгедә, жюри әгъзасы буларак, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Гөлназ Исмәгыйлова катнашты. Бәйгене ачу тантанасында Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Салахов чыгыш ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International