Казанның 24нче балалар бакчасында «Ее Величество Зубная щетка» акциясе үткәрелде

2016 елның 18 октябре, сишәмбе

Балаларда стоматологик авыруларны кисәтүгә юнәлгән   «Ее Величество Зубная щетка»  акциясе Казанның 24нче балалар бакчасында үткәрелде. Нәрсәләрне ашау файдалы һәм ничек дөрес итеп тешләрне чистартырга икәнен балаларга Казанның 5нче стоматологик поликлиникасы хезмәткәрләре һәм Казан дәүләт медицина академиясенең балалар стоматлогиясе һәм ортодонтиясе кафедрасы ординаторлары сөйләде. 

Акция барышында балаларга авыз эче гигиенасы турында сөйләделәр, макетларда ничек дөрес теш чистартырга икәнен күрсәттеләр. Белемнәрне танып белү мультфильмы карап ныгыттылар. Очрашу ахырында балалрга бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International