Казанда VI республика яшь биологлар турниры узачак

2016 елның 19 октябре, чәршәмбе

22-23нче октябрьдә «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү үзәге базасында VI республика яшь биологлар турниры узачак. Чарага  Татарстан Республикасыннан һәм Чабаксар шәһәреннән 18 команда килер дип көтелә.

Яшь биологлар турниры - биология белән кызыксынучы укучылар өчен командалар ярышы. Турнир фәнни дискуссияләр формасында уза.

2016нчы елның сайлап алу этабында Алексеевск, Азнакай, Әгерҗе, Бөгелмә, Югары Ослан, Зәй, Яшел Үзән, Мамадыш, Яңа Чишмә, Түбән Кама, Норлат, Кайбыч, Чистай, Алабуга, Спас, Тукай, Лаеш районнарыннан 44 команда, Казаннан 15 команда һәм Чабаксар шәһәреннән 4 команда катнашты.

Турнирның финал өлешенә Алексеевск, Зәй, Бөгелмә, Югары Ослан, Яшел Үзән,Тукай,Мамадыш,Лаеш районнары, Казан һәм Чабаксар шәһәрләре командалары составында 90 укучы чыкты.

Жюрида Казан Идел буе университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтының фәнни һәм профессор-мөгаллим составы булачак. Жюри рәисе - Россия фәннәр академиясенең Молекуляр генетика институтының микроорганизмнарның молекуляр генетикасы лабораториясе фәнни хезмәткәре Данил Пупов. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International