«Кванториум» шәкертләре «Ш.У.С.Т.Р.И.К.» Бөтенроссия фәнни-гамәли һәм инновацион иҗат бәйгесендә җиңү яуладылар

2016 елның 21 октябре, җомга

2016нчы елның 18нче октябрендә «Ш.У.С.Т.Р.И.К.» Бөтенроссия фәнни-гамәли һәм инновацион иҗат бәйгесенә  йомгак ясалды. Татарстан Республикасыннан дүрт укучы бу бәйгедә җиңү яулаый алды. "IT-эшләнмә" номинациясендә Андрей Баканин белән Алексей Поникаров (Казан),  "Ирекле тема" номинациясендә Яр Чаллыдан Тимур Трутнев һәм Кирилл Левин җиңделәр. 

Бәйгедә Россиянең 40 регионыннан 6-18 яшьлек 300дән артык бала катнашты, алар 250 инноваөион прект тәкъдим иттеләр. Барлыгы җиде номинация буенча җиңүчеләр билгеләнде: суднолар төзелеше, материал белеме, космос, нейротехнологияләр, IT-эшләнмә, авиатөзелеш һәм ирекле тема.

Җиңүчеләр Сколковода 26-28нче октябрьдә "Ачык инновацияләр" форумының балалар программасында катнашу белән бүләкләнәчәкләр.

Белешмә өчен. Бәйге ел саен мәктәп, көллият, техникум һәм институтта укучы 18 яшькә кадәрге балалар арасында үткәрелә һәм балалар белән студентларда проектлау эшчәнлегенә кызыксынуны арттыра, макетлар, модельләр, прототиплар булдыруга, уйлап чыгару сәләтен үстерүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International