Башлангыч сыйныф укытучылары диагностик тест узачак

2016 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

2016нчы елның 3нче ноябрендә республика белем бирү сыйфатын бәяләү системасы чаралары кысаларында беренче тапкыр Татарстан Республикасының база мәктәпләре башлангыч сыйныф укытучылары диагностик тест узачак. 

Бу тикшерү педагогика һәм психология буенча белемнәре нык булмаган укытучыларга методик ярдәм күрсәтү максатыннан үткәрелә. 

Тестлар өчен материалны Казан педагогия көллияте белгечләре әзерли. Биремнәр педагогика һәм психология буенча 55 сораудан торачак.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тестлар нәтиҗәләрен карамыячак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International