Татарстанның һөнәри уку йортлары укучыларының "Хезмәткә һәм саклануга әзер" Спартакиадасының өстәл теннисы буенча зона ярышлары башланды.
Ярышлар 2016нчы елның 17-20нче октябрендә Лаеш техника-икътисад техникумы, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы, Әлмәт политехника техникумы, Казан коммуналь хуҗалык һәм төзелеш көллияте базаларында уздырылды. Аларда Татарстан Республикасының 43 һөнәри белем бирү оешмасыннан 258 спортчы катнашты. Нәтиҗәләр буенча урыннар түбәндәгечә билгеләнде.
Егетләр арасында 1нче урынны Әлки аграр көллияте, Сарман аграр көллияте, Әлмәт политехника техникумы, Казан коммуналь хуҗалык һәм төзелеш көллияте, Казан энергетика көллияте яулады. 2нче урынга Лаеш техника-икътисад техникумы, Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллияте,Әлмәт физик культура көллияте, Яшел Үзән механика көллияте, Икътисад, идарә һәм хокук институты көллияте чыкты. 3нче урында - Аксубай универсаль технологияләр техникумы, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы, Алабуга политехника көллияте, Казан тимер юл транспорты техникумы, Казан милли тикшерү технология университетының Казан технология көллияте.
Кызлар арасында 1нче урынны Лаеш техника-икътисад техникумы, Сарман аграр көллияте, Әлмәт физик культура көллияте, Казан сәүдә-икътисад техникумы, Казан дәүләт медицина университетынң урта һөнәри белем бирү факультеты яулады. 2нче урынга Спас тармак технологияләре техникумы, Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллияте, Әлмәт физик культура көллияте, Алабуга политехника көллияте, Казан коммуналь хуҗалык һәм төзелеш көллияте, Икътисад, идарә һәм хокук институты көллияте чыкты. 3нче урында - Әлки аграр көллияте, Мамадыш политехника кцллияте, В.П. Лушников исемендәге Казан нефтехимия көллияте һәм Казан технология һәм дизайн көллияте.
Зона этабы җиңүчеләре Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмаларының өстәл теннисы буенча Спартакиада финалында катнашачаклар.