Казанның 2нче лицей-интернаты укучылары командасы Мәскәүгә Х Бөтенроссия яшь биологлары турниры финалында катнашырга барачак

2016 елның 26 октябре, чәршәмбе

22-23нче октябрьдә "Дуслык" сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә VI Республикакүләм яшь биологлар турниры узды. Анда Казан шәһәреннән, Алеесеевск, Зәй, Бөгелмә, Югары Ослан, Яшел Үзән, Тукай, Мамадыш, Лаеш районнарыннан һәм Чувашия Республикасының Чабаксар шәһәреннән килгән 20 команда катнашты.

Бәйге нәтиҗәләре буенча "Юниорлар"  лигасында 3нче урынны Мамадыш районының 1нче мәктәбенең "Нократ" һәм Казан шәһәре Мәскәү районының 102нче мәктәбенең "Терра" командалары алды. 2нче урынга Казанның 52нче гиманизясенең "Кыргый тюленьнар" һәм Казанның 83нче лицееннан "Лицеисты" командалары чыкты. Ә 1нче урынны Казанның 12нче мәктәбенең "Ферментлар" командасы яулады.

"Сеньорлар" лигасында 3нче урында - Яшел Үзәннең сәләтле балалар өчен химияне тирәнтен өйрәнүле лицей-интернатыннан килгән "Менделеев оныклары" командасы. 2нче урынны Казанның 102нче гимназиясенең "ДНК", Казан дәүләт университетының Н.И. Лобачевский исемендәге лиценнан килгән "ТардисГрада" һәм Казанның 116нчы лиценың "Доннар һәм Белладонналар" командасы алды. Абсолют җиңүче дип Казанның 2нче лицей-интернатыныж "Промотор" командасы танылды.

Шәхси беренчелектә җиңүне "Юниорлар" лигасында Казанның 52нче гимназиясенең 10нчы сыйныф укучысы Владимир Петров, ә "Сеньорлар" лигасында Казанның 2нче лицей-интернатының 11нче сыйныфында укучы Шакир Сөләймәнов яуладылар.

"Промотор" командасы 2016нчы елның декабрендә Мәскәүдә узачак Х Бөтенроссия яшь биологлар турнирында Татарстан данын яклаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International