Казанда "Белем бирү сыйфатын мөгаллимнәр берләшмәсенең һөнәри культурасын формалаштыру аша күтәрү" республика семинары узды

2016 елның 31 октябре, дүшәмбе

2016нчы елның 25нче октябрендә Казанда "Белем бирү сыйфатын мөгаллимнәр берләшмәсенең һөнәри культурасын формалаштыру аша күтәрү" республика семинары узды. Чарада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының гомум белем бирү идарәсе җитәкчесе Тамара Федорова, Татарстан Республикасы Белем бирүне үстерү институты ректоры Рина Бәдриева, Казан шәһәре Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Хадиуллин һәм бөтен республикадан 44 мәгариф идарәсе җитәкчеләренең укыту-методик эш буенча урынбасарлары катнашты.

Семинар барышында катнашучылар муниципаль берәмлектә методик ярдәм үзәге җитәкчеләре һәм мөгаллимнәренең һөнәри стандарты проекты нигезләре турында фикер алыштылар, аның эчтәлеге, технологиясе, стандартны эшкә кертү формалары турында сөйләделәр.

Казан шәһәренең 35нче мәктәбе директоры Елена Глухарева 35нче мәктәпнең "Мәктәп-инновацияләр лабораториясе" Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулаган инновация проектын тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International