2016нчы елның 26нчы октябрендә Чистай күппрофильле көллияте базасында "Пешекче эше" компетенциясендә «Абилимпикс» инвалид кешеләр арасында II Милли һөнәри осталык чемпионатының региональ сайлап алу этабы уздырылды. Ярышлар Халыкара Абилимпикс Федерациясе тәҗрибәсенә нигезләнеп үткәрелә.
Катлаулы көрәш нәтиҗәләре буенча 1нче урынны Чистай күппрофильле көллияте студенты Денис Данилов яулады, 2нче урынга Зәй политехника көллияте студенты Дами Ситдиков чыкты, 3нче урында - Чистай күппрофильле көллияте студенты Андрей Насонов.
«Абилимпикс» инвалид кешеләр арасында милли һөнәри осталык чемпионатының максаты - инвалидлыгы булган укучыларның һөнәрчелеккә кушылуына, яшь белгечләргә һәм укуын яңа гына тәмамлаган яшьләргә хезмәт базарына керергә ярдәм итү.