Ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның хокукларын саклау буенча җыелыш

2016 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

27нче октябрьдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның хокукларын саклау буенча җыелыш үткәрелде. Җыелышта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима, Мәгариф һәм фән министрлыгының опека, попечительлек һәм педагогик ярдәм бүлеге мөдире Зөлфия Мөсәбирова, ТР Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратының бала хокукларын hәм мәнфәгатьләрен яклау бүлеге мөдире Эльвира Сафина, Республика улыкка алу, опека һәм попечительлек үзәге җитәкчесе Диана Хәбибуллина һ.б. катнашты.

Җыелыш барышында катнашучылар ятим балаларны йорт белән тәэмин итү, балалар йортларында тәрбияләнүче баларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен бозу, социаль ятимлекне кисәтү буенча эшне камилләштерү һ.б. темалар турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International