Казанда ХСӘ (ГТО) спорт һәм физик культура чаралары судьяларының белемен күтәрү курслары тәмамланды

2016 елның 28 октябре, җомга

2016нчы елның 27нче октябрендә мәктәп, көллият, техникумнарның физик культура һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучыларының чираттагы белем күтәрү сессиясе тәмамланды.

Курсларда Казннан, Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Апас, арча һәм Югары Ослан районнарыннан 105 тыңлаучы катнашты. 

Курслар тәмамлангач, катнашучылар махсус тестлар үттеләр, аның нәтиҗәләре буенча аларга ""Хезмәткә һәм саклануга әзер" Бөтенроссия физик культура-спорт комплексы чараларына баш судьялар коллегиясен һәм судьялар бригадасын әзерләү" программасы буенча белем күтәрү курсларын узу турында таныклык тапшырылды.

Белешмә өчен. 2016нчы елның октябреннән декабрьгә кадәр Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында  ""Хезмәткә һәм саклануга әзер" Бөтенроссия физик культура-спорт комплексы чараларына баш судьялар коллегиясен һәм судьялар бригадасын әзерләү" программасы буенча белем күтәрү курслары оештырыла.

Укытуда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР спорт гимнастикасы, җиңел атлетика, йөзү, көрәш, чаңгы ярышлары, ату буенча белгечләр катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International