Татарстан укучыларын тантаналы рәвештә "Россия укучылары хәрәкәте"нә кабул итәчәкләр

2016 елның 31 октябре, дүшәмбе

29нчы октябрьдә Татарстан Республикасында "Россия укучылары хәрәкәте" (РУХ) Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьәр оешмасының региональ бүлегенең пилот объектларына әверелгән мәктәпләрдә оешманың туган көнен бәйрәм итү һәм хәрәкәт сафларына тантаналы басу чарасы үтәчәк. Бу хакта киләсе чараларга багышланган пресс-конференциядә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Лариса Сулима сөйләде.

"Безнең оешманы гамәлдәге очучы-космонавт Сергей Рязанский җитәкли. Һәм без аны Казанга-хәрәктнеә регионалҗ бүлегенә чакырган беренче регион булдык. Ул мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе вакытында килде. Һәр хәрәкәтнең үз лидеры, кумиры булырга тиеш, ә Сергей Рязанский - замана яшьләре үрнәк алырлык кеше. Татарстанда оешма Россия регионнары арасында беренчеләрдән булып ачылды, 29нчы октябрьдә безгә бер яшь тула",-диде Лариса Сулима.

"Россия укучылары хәрәкәте" яшүсмерләрне дүрт юнәлеш буенча җәлеп итүне күздә тота: шәүси үсеш (шул исәптән иҗади, һөнәрләрне, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру), гражданлык активлыгы (ирекле экологлар, мәдәният белгечләре, социологлар һ.б.), мәгълүмати- (яшь журналистларны укыту, РУХ турында мәгълумати материалларны булдыру һәм тарату һ.б.), һәм хәрби-патриотик юнәлеш, аны күбесенчә "Юнармия" региональ хәрби-патриотик хәрәкәт тәкъдим итә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International