2015нче елның 29нчы октябрендә Россия Президенты Владимир Путин ""Россия укучылары хәрәкәте" Россиякүләм иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр оешмасын булдыру турында"гы Указга кул куйды. Нәкъ менә шушы көн бу әһәмиятле оешманың туган көне булып санала.
Татарстан Республикасы - беренчеләрдән булып субъектта оешманың региональ бүлеген ачу турында карар кабул итүче һәм 50 пилот мәйданчыгын тәкъдим итүче бердән-бер регион.
РУХ туган көнендә һәр пилот мәктәп РУХның рәсми җыры астында массакүләм бию флешмобында катнашты. Балалрның иҗат җимешләрен социаль челтәрләрдә #РДШ, #рдшрт, #минемрдш хештаглары ярдәмендә табарга мөмкин.
Мисал өчен, Норлат районы укучылары,флешмобка барлык мәктәпләрне дә чакырып,биюне Норлат шәһәренең үзәк мәйданында башкардылар.
Яңа Чишмә активистлары хәрәкәт символикасы төшерелгән торт пешерделәр.
Казан, Лаеш, Бөгелмә мәктәпләре илебезнең башка регионнарына котлау хатлары җибәрделәр.
Берничә районда Россия укучылары хәрәкәтенә тантаналы басу чаралары узды.