2016нчы елның 19-28нче октябрендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрнең балалар хәрәкәте кураторларының семинар-җыелышлары узды. Семинар темасы - ""Россия укучылары хәрәкәте" Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр оешмасы кысаларында балалар иҗтимагый оешмаларында һәм укучылар үзидарәсендә программалы-креатив эшчәнлек".
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Республика дәрестән тыш эш үзәге республикада балалар хәрәкәтен үстерүгә, инновацион, проект, социаль эшчәнлекне стимуллаштыруга шартлар тудыру буенча актив эш алып бара. 7 семинар Казан шәһәренең 4нче гимназиясе, Олы Әтнә урта мәктәбе, 1нче номерлы Иске Чүпрәле мәктәбе, Әгерҗе районының Т.Гыйззәт исемендәге 3нче номерлы мәктәбе, Лениногорск районының Балалар сәнгать мәктәбе, М.Е. Сергеев исемендәге Норлат гимназиясе, Яңа Чишмә урта мәктәбе базаларында уздырылды.
Семинарда республиканың 45 районыннан 1000нән артык педагог-оештыручы катнашты.
Җыелышта "Россия укучылары хәрәкәте" эшчәнлеге, "Татарстан варислары союзы" проектлары турында фикер алыштылар.