Татарстан Республикасының балаларга өстәмә белем бирү оешмалары директорлары җыелышы семинары

2016 елның 29 октябре, шимбә

2016нчы елның 19нчы октябрендә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Республика дәрестән тыш эш үзәге чакыруы буенча "Балаларга өстәмә белем бирү системасында заманча идарә һәм оештыру-икътисад механизмнары булдыру" семинарына бөтен республикадан балаларга өстәмә белем бирү оешмалары җитәкчеләре җыелды. Чара Казан шәһәренең Совет районы 178нче номерлы мәгариф үзәгендә үткәрелде.

Семинарда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима,  Республика дәрестән тыш эш үзәге директоры Рәнис Идрисов, Татарстан Республикасы Мәгълүмат технологияләре үзәгенең мәгълүмат системаларын үстерү бүлеге җитәкчесе Е.А. Николаевский,  Республика дәрестән тыш эш үзәге директорының фәнни-методик эш буенча урынбасары Ольга Цыганова чыгыш ясады. Катнашучылар балаларга өстәмә белем бирү оешмалары белән заманча идарә итү сораулары буенча фикер алыштылар. Шәхси-дәүләт партнерлыгы принциплары, персональләшкән финанслау турында лекцияләр белән "Югары икътисад мәктәбе" милли тикшерү университетының Белем бирүне үстерү институты директоры Ирина Абанкина чыгыш ясады.

Семинарның әһәмиятле вакыйгасы - Татарстан Республикасы балаларга өстәмә белем бирү оешмалары директорлары Советы төзү турында карар кабул итү. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International