Физикадан имтиханда мәктәп курсына кергән барлык бүлекләр: механика, молекуляр физика, электродинамика һәм квант физикасының төп төшенчәләрен, күренешләрен, законнарын аңлау тикшерелә. ПҮФИ сайтында бастырылган имтихан эчтәлеге элементларында биремнәрне чишкәндә кирәк булачак темалар һәм формулалар санап кителгән. Демонстрация варианты булачак КҮМ-нәрнең структурасы, биремнәр саны, аларның формасы, авырлык дәрәҗәсе, җаваплар язу үзенчәлеге турында күзалларга мөмкинлек бирә. Демонстрация вариантындагы тулы җавап таләп иткән биремнәрне тикшерү критерийлары мәсьәләләрне ничек дөрес чишәргә икәнен аңлата. Формула һәм законнарны яттан белү генә җитми, аларны төрле физик процессларны анализлаганда куллана белергә, физик зурлыкларның үзгәреш характерын тасвирларга, физик зурлыкларның үзгәрешен график бәйлелек ярдәмендә күрсәтә белергә дә кирәк. Аерым игътибарны төрле механик һәм электромагнитик процессларга карата импульс саклану законын, энергия саклану законын куллануга, термодинамиканың беренче законы һәм көчләрнең суперпозициясе принцибына юнәлтергә кирәк. Имтиханда югары балл җыю өчен физикадан мәсьәләләр чишә белү зарур: мәсьәләнең шартын анализлау, чишкәндә кулланачак физик модельне сайлауны нигезләү, барлык кирәкле формула һәм законнарны дөрес куллану, математик үзгәртүләр һәм исәпләүләр үткәрү мәслихәт. "Узган еллардагы БДИ биремнәрен күпләп чишәргә тырышырга кирәкми: моңа вакыт күп сарыф ителә, ә кирәкле максат ирешелми. Имтиханга әзерләнгәндә төп ярдәмче - физика дәреслеге һәм мәсьәләләр җыентыгы. Теоретик материалны системалы үзләштерү, мәсьәләләр чишүнең төрле юлларын табу, шулар белән беррәттән үзеңне тикшереп бару - имтиханга әзерләнүнең иң мөһим элементлары",-дип искәртә физика буенча БДИ КҮМ-нәрен булдыру комиссиясе рәисе Марина Демидова.