"Мәктәп директоры-2016" Бөтенроссия бәйгесе финалында Казаннан ике директор - Диләрә Кәриомва һәм Айдар Шәмсетдинов катнашачак

2016 елның 2 ноябре, чәршәмбе

8-11нче ноябрьдә Мәскәүдә "Мәктәп директоры-2016" Бөтенроссия бәйгесенең финалы узачак. Татарстан Республикасы данын анда Казанның аерым предметларны тирәнтен өйрәнүле146нчы номерлы урта мәктәп директоры Диләрә Кәримова һәм инглиз телен тирәнтен өйрәнүле 165нче номерлы урта мәктәп директоры Айдар Шәмсетдинов яклаячак.

Финал чараларын ачу тантанасы Россия Федерациясенең Җәмгыять палатасында узачак, ярышлар уздырулычы мәйданчыкларның берсе - 1535нче номерлы лицей.

Катнашучыларга мәгариф өлкәсе белгечләре, мәктәп директорлары, узган еллардагы катнашучылардан торган жюри бәя бирәчәк. 

Бәйгенең абсолют җиңүчесе исемен 11нче ноябрьдә Мәскәүдә «На Страстном» Театр үзәгендә бүләкләү тантанасында атаячаклар. Без коллегаларыбызга финалда уңышлы чыгыш ясауларын телибез һәм аларның җиңүләре өчен җан атабыз.

Тантанада Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Гомум белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Анастасия Зырянова һ.б. булыр дип көтелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International