Татарстан Республикасының база мәктәпләренең башлангыч сыйныф һәм фән укытучылары диагностик тест узачак

2016 елның 1 ноябре, сишәмбе

2016нчы елның 3нче ноябрендә белем бирү сыйфатын тикшерү республика системасы чаралары кысаларында Татарстан Республикасының база мәктәпләренең башлангыч сыйныф һәм фән укытучылары өчен бердәм дәүләт имтиханының контроль-тикшерү материаллары буенча диагностик тест узачак.

База мәктәпләре укытучылары өчен диагностик тикшерү предмет эчтәлеге буенча белемнәрендә бушлык булган укытучыларга методик ярдәм күрсәтү максатыннан үткәрелә. Нәтиҗәләр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында каралмаячак. Алар турыдан-туры мәктәпләргә һәм районнарның мәгариф идарәсе органнарына җибәреләчәк. Тест нәтиҗәләрен беркем дә, шул исәптән мәктәп администрациясе дә, оештыру карарлары кабул итү өчен кулланмаячак. 

Тест нәтиҗәләрен Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты укытучылар өчен квалификация күтәрү программаларын төзегәндә исәпкә алачак.

2016-2017нче елларда беренче категорияле укытучылар, беренче һәм югары категориягә аттестация үтүче укытучылар тестлардан азат ителә.

Быел беренче мәртәбә тестларда башлангыч сыйныф укытучылары да катнашачак. Бу тестлар өчен материалларны Казан педагогия көллияте директоры А.Г. Җәлалова җитәкчелеге астында көллият белгечләре әзерли. Анда педагогика һәм психология буенча сораулар булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International