4нче ноябрьдә 19 сәгатьтә ТНВ каналында эфирга чыгучы «Белем доньясы» тапшыруы Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү, гимназия-интернатлар челтәре, аерым алганда быел үзенең беренче юбилеен бәйрәм итүче Актаныш сәләтле балалар өчен гимназия-интернаты эшчәнлеге темаларына багышланачак.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә бу шатлыклы вакыйгага тагын бер бәйрәм өстәлде: интернатта 100 урынлык яңа бина ачылды. Гуманитар гимназия сәләтле балалардан киләчәктә татар милли мәдәниятен саклау һәм үстерү мәсьәләләрен чишү өчен элита формалаштыру максатыннан булдырылды. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, быел Актаныш гимназия-интернаты Татарстан Республикасының 100 иң яхшы авыл мәктәбе рейтингында 1нче урын яулады.
Бүген бу уку йортында 150 бала, шул исәптән Россия Федерациясенең 8 субъектыннан – Оренбург, Свердловск, Киров, Самара өлкәләреннән, Башкортстан һәм Удмуртия Республикаларыннан, Пермь һәм Красноярсктан килгән балалар белем ала. Мәктәпнең сәләтле балалар өчен булуы укытучыларны балаларны олимпиадаларга әзерләүгә зур игътибар бирергә мәҗбүр итә. Соңгы биш ел эчендә укучылар тотрыклы рәвештә предмет олимпиадаларында призлы урыннар санын арттырып баралар.
Шулай итеп, 4нче ноябрьдә 19 сәгатьтә ТНВ каналында «Белем доньясы» тапшыруын карагыз.