2016 елның 3-28нче октябрендә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы Мәгарифне үстерү институты белән берлектә база мәктәпләренең укыту һәм тәрбия эшлэре буенча 55 директор урынбасарлары өчен квалификация күтәрү курслары оештырды. Курслар программасында төрле тренинглар, түгәрәк өстәл, бәхәс мәйданчыклары форматы кулланылды. Казан шәһәренең 146, 165, 89, 153нче номерлы мәктәпләре һәм 102нче гимназия базасында стажировка оештырылды. Программа кысаларында уздырылган Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белән очрашу барышында республикада мәгариф усешенең стратегик юнәлешләре билгеләнде.