Олимпиада хәрәкәте – сәләтле балаларның һәм педагогларның һөнәри яктан үсеш системасы

2016 елның 7 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында олимпиада хәрәкәтен үстерү һәм укучыларны предмет олимпиадаларына әзерләү сыйфатын арттыру максатыннан 2016 елның 31 октябреннән 2 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институты һәм Республика олимпиада үзәге тарафыннан математика, физика, химия, рус һәм чит тел укытучыларын 2016/2017 уку елында укучыларны олимпиадаларга әзерләү буенча укытуның  беренче этабы үткәрелде.

2016 елның 31 октябрендә Казан шәһәре Яңа Савин районы 179 номерлы урта мәктәп базасында семинарның беренче этабы ачылды.  Анда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Тимерхан Алишев чыгыш ясады. Ул укучыларның  олимпиада хәрәкәтен  социаль капиталның үсеш ресурсы дип белдерде һәм укытучыларны сәләтле укучылар белән активрак эшләргә чакырды.

Семинарны ачуда министрлыкның гомуми белем бирү идарәсе җитәкчесе Тамара Федорова, өстәмә һөнәри белем бирү бүлеге җитәкчесе Роза Шәяхмәтова, Мәгарифне үстерү институтының уку-методика эше буенча проректоры Лилия Салихова, Олимпиада үзәге директоры Гүзәл Зарипова, институт хезмәткәрләре һәм укытучылары катнашты.

Укыту семинарларында республикабызның билгеле галимнәре чыгыш ясады, алар арасында: КФУ доценты, ф.-м.ф.к.  Алексей Заяц, КФУ доенты, ф.ф.к. Аркадий Курамшин, КФУның фәнни хезмәткәре, х.ф.к. Тимур Мөхәмәтҗанов, КФУның фәнни хезмәткәре, х.ф.к. Әскәр Гатиятуллин һ.б. Семинар кысаларныда югары квалификацияле предмет укытучылары үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Семинар барышында укытучылар сәләтле балалар белән эшләүнең эффектив методлары һәм формалары, төрле дәрәҗәдәге олимпиадалар үткәрү, кызыклы эксперименталь мәсьәләләр чишү, олимпиада биремнәрен эшләү буенча мастер-классларда, гамәли дәресләрдә, семинарларда, практикумнарда катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International