Уфада Идел буе балалар йортларында тәрбияләнүчеләр арасында иң укымышлыларын билгеләделәр

2016 елның 7 ноябре, дүшәмбе

2016нчы елның 5нче ноябрендә Уфаның "Таң" спорт-сәламәтләндерү комплексында "Акыл палатасы" Идел буе федераль округы балалар йортында тәрбияләнүчеләрнең интеллектуаль-үстерү уены финалында катнашучыларны бүләкләү тантанасы узды. Ярышларда округның 14 регионыннан да командалар – региональ сайлап алу этабы җиңүчеләре – катнашты. Татарстан Республикасы данын Әлмәт балалар йорты командасы яклады.

Тантананы вәкаләтле вәкил ярдәмчесе Владимир Колчин ачты. Чараның кунакларын Идел буе федераль округында Россия Федерациясе Президентының вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич исеменнән сәламләгәндә, Владимир Колчин “Акыл палатасы” интеллектуаль-үстерү уенының “Балачакны кайтару” проектының мөһим өлеше булып торуын искәртте. Бу проект кысаларында ел саен “Балачак йолдызлары” балалар иҗаты фестивале, “Идел буеның спорт Олимпы” спартакиадасы һәм “МастерОК” балалар гамәли иҗаты бәйгесе оештырыла. Бу программаларда ел саен округның бөтен регионнарыннан барлыгы алты мең бала катнаша.

“Без яраткан эшегез белән шөгыльләнү сезгә киләчәктә һөнәр сайлаганда ярдәм итәр дип өметләнәбез. Киләчәктә яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен үзеңнең сәләтеңне һәрдаим үстереп торырга кирәк, интеллектуаль дәрәҗәне күтәрү, һөнәри күнекмәләр булдыру зарур. Ышанам, Проектның конкурс программаларында катнашу сезгә эшлекле һәм рухи-әхлаклы сыйфатларыгызны гамәлгә ашырырга ярдәм итәчәк”, -дип ассызыклады Владимир Колчин.

Ярышларда җиңүне Мордовия Республикасы командасы яулады. Икенче урында – Удмуртия Республикасы, өченчедә – Түбән Новгород өлкәсе. Барлык катнашучыларга да дипломнар, медальләр, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International