Рособрнадзор бер елдан соң чит телләр буенча БДИ-дан җавап сайлап ала торган биремнәрне бетерәчәк. Бу хакта Рособрнадзор башлыгы Сергей Кравцов 2016нчы елның 2нче ноябрендә Мәскәүдә М. Ломоносов исемендәге МДУ-да узган география укытучыларының II Бөтенроссия җыенында белдерде.
"Хәзер без күпчелек фәннәр буенча имтиханнарда җавап сайлап ала торган биремнәрне бетердек, алар чит телләр буенча имтиханнарда гына калып баралар, бер елдан соң без аларны да бетерергә уйлыйбыз",- диде Кравцов.