3нче ноябрьдә Екатеринбургта WorldSkills (WorldSkills Hi-Tech) методикасы буенча сәнагатьнең югары технологияле өлкәләре эшче һөнәрләренең III Милли чемпионаты кысаларында уздырылучы JuniorSkills Hi-Tech III Милли чемпионаты тәмамланды. Россиянең 20 субъектыннан килгән 166 укучы 14 компетенция буенча ярышты.
Татарстан Республикасы данын ярышларда алты команда яклады. Алар төрле компетенцияләрдә җиңү яуладылар.
“Санлы программалы идарәле станокларда токарь эшләре” компетенциясендә 1нче урынны КМТТУ-КАИ каршындагы Инженерия лицее командасы (Камил Мөкминов, Алексей Поникаров, мөгаллим – Айрат Юнусов) яулады, шулай ук 1нче урынны “Электроника” компетенциясендә КМТТУ-КАИ каршындагы Инженерия лицее укучылары (Андрей Баканин, Эмиль Исламов, мөгаллим – Лилия Валиева) алдылар.
“Прототиплау” компетенциясендә 2нче урында Яр Чаллы шәһәренең Балаларның техник иҗаты үзәге командасы (Айдар Минәев, Ранил Рәхимов, мөгаллим – Хәлим Алмаев), “Санлы программалы идарәле станокларда фрезер эшләре” компетенциясендә КМТТУ-КАИ каршындагы Инженерия лицее командасы (Рамил Галәүтдинов, Суфия Хәлимова, мөгаллим – Илья Цой).
“Лаборатория һәм химия анализы” компетенциясендә 3нче урынга Яшел Үзән районы академик П.А. Кирпичников исемендәге химияне тирәнтен өйрәнүле сәләтле балалар лицей-интернаты укучылары (Руслан Россомахин, Евгения Порванова, мөгаллим – Анастасия Мигунова) чыкты.
Әлмәт районының 20нче номерлы урта белем бирү мәктәбе командасы (Мансур Насыйбуллин, Татьяна Шевченко, мөгаллим – Рамил Вәлиев) “Мехатроника” компетенциясендә 4нче урын яулады.