VII Дөньякүләм «Белем җәүһәрләре» бәйгесе нәтиҗәләре

2016 елның 7 ноябре, дүшәмбе

2016 елның 2 нче ноябрендә, Казан шәһәренең Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында VII Дөньякүләм «Белем җәүһәрләре»  файдалы татар интернет-проектлары бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Әлеге тантанада бәйгенең финалистлары, жюри әгъзалары, узган еллардагы җиңүчеләр, татар интернеты белән даими кызыксынучы татнетчылар катнашты.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәдәният министрлыгы һәм Татнетны үстерү фонды белән «Белем.ру» порталы кысаларында оештырылучы бәйгегә быел Татарстанның 17 шәһәр һәм районыннан, шулай ук Самара өлкәсеннән барлыгы 81 гариза килде. Тәкъдим ителгән сайтлардан 64 сайт бәйгегә кабул ителде һәм 8 номинация буенча бәяләнде.

Һәр елдагыча бәйгедә иң күп катнашучылар – «Укытучы – җәүһәр» номинациясендә: анда 25 педагог үзара көч сынашты. Укытучылар интернетта үз фикерләрен белдереп һәм үз ресурсларын урнаштырып, блоглар да алып бара башладылар, «Белем.ру» сайтында быел унга якын блог ачылды, киләсе елга аларга да нәтиҗә ясарга планлаштырыла.

Җиңүчеләр исемлеге белән конкурсның официаль сайтында  танышырга мөмкин http://konkurs.belem.ru/node/540.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International