Лаешта балалар йортында тәрбияләнгән Лилия Хәсәншинага фатир ачкычын тапшырдылар. Тантаналы чара район хакимияте бинасында узды.
"Бүген безнең Лилияне бәхетле итү мөмкинлеге туды - фатир ачкычы тапшырабыз. Чыннан да, бу теләсә нинди кеше өчен истәлекле вакыйга. Бу Татарстан Республикасында ятим балаларны торак белән тәэмин итү программасы тормышка ашырылу нәтиҗәсендә мөмкин булды", - дип билгеләп үтте котлау сүзендә Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима.
"Бүген районда искиткеч вакыйга. Ул беренчесе дә соңгысы да түгел. Лилиянең өч апасы һәм абыйсы фатир алган инде. Бу безнең дәүләт һәм Президентның ятим балаларны кайгыртуы турында сөйли. Быел Габиш авылында өч балага, Лаешта, Усадта фатирлар бирәчәкбез", - диде Лаеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Һадиев.
Лилия күп балалы гаиләдән - әтисе үлгән, ә әнисе ана хокукыннан мәхрүм ителгән. Аның абыйсы һәм өч бертуган апалары Аксубай һәм Әлмәт районнарында торак алдылар. Хәзер Лаеш районында Лилия яңа фатирга ире һәм кызы Мәдинә белән күчә.
Лилия балалар йортыннан 2013 елда ук чыккан. Аксубай универсаль технологияләр техникумында пешекче-кондитерлыкка укыган. Хәзер академик ялда - декретта.
"Бу фатирны алуыма бик шатмын. Безнең Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, республика Хөкүмәтенә һәм район җитәкчелегенә, балалар йорты директорына һәм төзүчеләргә рәхмәт", - дип уртаклашты хис-кичерешләре белән үз фатирында Лилия Хәсәншина. "Миңа бик ошый! Бу күптән көтелгән вакыйга. Моңарчы иремнең әти-әнисе белән яшәдек. Биредә бар да искиткеч, ремонт ясарга кирәкми, - диде ул. Якындагы киләчәккә планнар - кызыбызны балалар бакчасына урнаштыру, укуны тәмамлап эшкә чыгу".
Лаеш балалар йорты директоры Розалия Вәлиуллина Лилия өчен шатлануын белдерде. "Фатирда уңай шартлар! Кайнар су, газ. Бу күктән төшкән нәрсә түгел. Җитәкчеләребез - Президент, Хөкүмәт һәм район җитәкчелеге тырышлыгы. Иң мөһиме, Лилия аның кадерен белсен".
Искәртеп үтик: октябрьдә Татарстан Хөкүмәте йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ятим балаларга торак бирү темплары буенча канәгатьсезлек белдерде һәм Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрына, шулай ук төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрына бу мәсьәләне контрольгә алырга йөкләде.
Быел балалар йортыннан чыккан 311 бала торак белән тәэмин ителергә тиеш. Аларның 85е өй туен үткәргән инде. 4 ноябрьдә Нурлатта ятим балаларга 4 фатир тапшырылды. Киләсе атнада тагын 45 кеше фатирлы булыр дип планлаштырыла, ә 30 ноябрьгә кадәр Татарстанда 2016 ел программасы тулысынча тәмамланачак.
"Узган елларда 906 кешене торак белән тәэмин иттек инде. Быел бу максатларга Татарстан бюджетыннан 288 млн сум һәм федераль бюджеттан 50 млн сум юнәлдерелгән. Без 2017 елда фатир алачак ятим балалар исемлеген төзибез", - диде Лариса Сулима. Киләсе елда барлыгы 318 ятим баланы фатирлы итү планлаштырыла. Бүгенгә Татарстанда ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган барлыгы 1260 бала торакка чиратта тора.