Казан мәктәбе укучысы Диләрә Җәмәлетдинова - Россия Федерациясенең дәүләт телләре буенча Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчесе

2016 елның 7 ноябре, дүшәмбе

1-4 ноябрь көннәрендә Мәскәүдә Россия Федерациясенең дәүләт телләре буенча укучылар һәм студентлар Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Олимпиаданың финал турында Татарстаннан 10 укучы - региональ этапның җиңүчеләре һәм призерлары - катнашты.

Финал сынаулары нәтиҗәләре буенча җиңүче булып Казан шәһәре Киров районының 4нче номерлы гимназия-интернаты укучысы Диләрә Җәмәлетдинова танылды. Призерлар арасында - Бөгелмә шәһәренең Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернаты укучысы Ринат Камаев, Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты укучысы Резеда Миргаязова, КФУ-ның IT-лицее укучысы Динә Әхмәдиева, Балтач урта мәктәбе укучысы Динә Юсупова, Тәтеш районы Бакырчы урта мәктәбе укучысы Раилә Ибраһимова, Яр Чаллы шәһәренең 56нчы номерлы урта мәктәбеннән Эльвира Сәхбиева, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты Гөлназ Талипова һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетыннан Чулпан Гарифҗанова. Җиңүчеләрне чын күңелдән тәбрик итәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International