3-6нчы ноябрьдә "Костер" Республика сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә Югары Ослан районының белем бирү оешмаларының балалар иҗтимагый оешмалары активистлары өчен булдырылган "Дуслык Әлифбасы" профильле сменасы эшләде. Анда 78 укучы катнашты.
"Дуслык Әлифбасы" программасының тематик нигезе булып "Халыклар бердәмлеге көне", "Татулык һәм дуслык көне" бәйрәмнәре билгеләнде. Күпмилләтлелек рухында толерантлык һәм кыйммәтлелек тәрбияләү, яшьләр арасында экстремизм һәм этник җирлектә хокук бозуларны тыю максатыннан уздырыла торган чарада балалар "Күпйөзле Татарстан" флешмобына өйрәтүче мастер-класста катнаштылар, квилтинг стилендәге "Дуслык тукымасы"н булдырдылар, "Яшәргә" клибын төшерү иҗади-коллектив эшендә үзләрен сынап карадылар һәм "Без төрле, әмма без бергә" квест-уенында вактларын кызыклы итеп үткәрделәр.
Программаны гамәлгә ашыру барышында балаларга спорт ярышлары, җырлар вакыты, күңел ачу-белем алу очрашулары һ.б.оештырылды.