2016нчы елның 3нче ноябрендә Мәскәүдә Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгында Бөтенроссия иншалар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Питрәч районы Богородск урта мәктәбе укучысы Айсылу Шәрәфиева Бөтенроссия иншалар бәйгесе - 2016ның җиңүчесе дип табылды.
Татарстаннан тагын ике укучы махсус номинацияләрдә җиңү яуладылар. Казан шәһәре Идел буе районының 139нчы номерлы гимназиясеннән Дана Нәгыймуллина "Җанлы классика" проектының махсус номинациясендә, ә Спас районы Никольский урта мәктәбе укучысы Татьяна Авдонина "Әкият йорты" интерактив музей-театрының "Яшь әкиятче" махсус номинациясендә җиңделәр.
Бөтенроссия иншалар бәйгесе 2016нчы елда мөстәкыйль иҗат төре буларак иншалар язу гадәтен торгызу максатыннан уздырылды.
Бәйгедә гомум белем бирү йортларының 4-11нче сыйныф укучылары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары катнашты. Бәйге ике этаптан тора иде: 1нче этап - региональ, 2нчесе - федераль. Федераль этапта бәйгенең региональ этабында җиңүчеләр катнашты - Россиянең 84 субъектыннан 292 эш.
Җиңүчеләрнең исемнәрен атау һәм аларны бүләкләү тантаналы атмосферада узды. Тантананы Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева ачты.