Проблемаларны бергә чишәбез

2016 елның 8 ноябре, сишәмбе

2016 нчы елның 7  нче ноябрендә  Бөгелмә “Ата-аналар тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләләргә урнаштыруга ярдәм иту үзәге” хезмәткәрләре Газинур Гафиятуллин исемендәге Кадетлар мәктәп-интернатында  уку-укыту  семинарын  үткәрделәр. Семинарның  темасы: “Ата-аналар тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның үзенчәлекләре”. Семинарда 15 кеше катнашты.

      Әлеге семинарда  педагог-психолог Богоманова Т. В. чыгыш ясады. Ул үзәкнең эше турында сөйләде. Социальный педагог Шугаипова О. В., тәрбиягә бала алган ана,   үзенең  тәҗрибәсе белән уртаклашты.

     Семинарның ахырында  үзәк хезмәткәрләре “Олылар hәм  тәрбиясез калган балалар белән  аралашу кагыйдәләре” дип аталган буклетлар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International