"Татарстан Республикасында сыйфат көннәре" чаралары кысалырнад 1-2 ноябрьдә "Мәгариф өлкәсендә сыйфат менеджменты системалары" VIII Регионара конференция уздырылды. Ике көнлек конференцядә 100дән артык урта һөнәри белем бирү оешмалары, югары мәктәп, министрлыклар, ведомстволар, зур сәнагать предприятиеләренең белем бирү үзәге вәкилләре, Татарстан, Башкортстан Республикаларының, Краснодар, Ульяновск, Самара, Новосибирск, Томск, Тверь, Түбән Новгород өлкәләреннән, Санкт-Петербург, Мәскәү, Екатеринбург, Владивосток шәһәрләреннән өстәмә белем бирү өлкәсе белгечләре катнашты.
Кунакларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев мөрәңҗгать итте. "Татарстан Республикасының белем бирү сыйфатын күтәрү өлкәсендәге дәүләт сәясәте" доклады белән Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Тимирхан Алишев чыгыш ясады.
Конфренция барышында катнашучылар Иннополис Университетына барып кайттылар, анда алар укыту процесын оештыру һәм сыйфат менеджменты системасын кертү гамәле белән таныштылар.