Татарстанның өч югары уку йорты - Казан дәүләт энергетика университеты, Казан милли тикшеренү технология университеты һәм Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты - эшләрен бәйсез бәяләү нәтиҗәсендә Россиянең иң яхшы 67 югары уку йорты исемлегенә кертелде. Тикшеренүне Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә "Россия бүген" Халыкара мәгълүматлар агентлыгы үткәргән.
Тикшеренүдә Россиянең 82 төбәгеннән 100 меңнән артык кеше катнашкан. Студентлар 88 мең анкета тутырган. Уку йортларын мәгълүмат ачыклыгы, хезмәткәрләрнең дуслык тойгысы, уку һәм хезмәттән уртак тәэсир буенча бәяләгәннәр.
Исемлеккә шулай ук Ломоносов исемендәге МДУ, МФТИ, Югары икътисад мәктәбе, Бөек Петрның СПбПУ, Санкт-Петербург мәгълүмат технологияләре, механика һәм оптика институты, Пушкин институты кергән.
Сайлап алуга филиаллар, дәүләтнеке булмаган, үзгәртеп кору стадиясендәге һәм Россиядә урнашмаган уку йортлары кертелмәгән.