Түбән Кама педагогия көллияте студенты  Ирина Федорова "Көтеп алынган укытучы" Халыкара бәйге җиңүчесе

2016 елның 12 ноябре, шимбә
"Көтеп алынган укытучы" Халыкара бәйгегә йомгак ясалды. Бәйге 8-10нчы ноябрьдә Пермь шәһәрендә уздырылды. Анда Түбән Кама педагогия көллиятенең өч студенты катнашты. Өченче курста укучы Ирина Федорова "Педагог компетентлыгы" номинациясендә беренче урынны яулады, ә Анастасия Федорова һәм Гөлгенә Латыйпова "Педагог булу хыялын тормышка ашыруга омтылыш" һәм "Педагог һөнәренә һәм тормышка позитив караш" дипломнары белән бүләкләнделәр.

Белешмә өчен. "Көтеп алынган укытучы" Халыкара бәйгесе Пермь крае Мәгариф һәм фән минстрлыгы һәм Пермь «Оникс» көллияте тарафыннан оештырыла. Бәйгедә Пермь крае һәм бөтен Россиядән педагогика буенча һөнәри белем бирү йөрты студентлары катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International