"Мәгълүмати кабель челтәрләре" компетенциясе буенча "Яшь профессионаллар" WorldSkills Russia сайлап алу чемпионаты Казанда узачак

2016 елның 16 ноябре, чәршәмбе

2016нче елның 17нче ноябрендә Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумында "Мәгълүмати кабель челтәрләре" компетенциясе буенча "Яшь профессионаллар" WorldSkills Russia Бөтенроссия сайлап алу чемпионатының ачылу тантанасы узачак.

"Мәгълүмати кабель челтәрләре" компетенциясе буенча сайлап алу турында Россиянең 15 төбәге вәкиле катнашачак. Чара 17-21нче ноябрьдә үткәрелә. Сайлап алу туры кысаларында бу компетенция буенча белгечләр өчен белем күтәрү чаралары оештырыла. 

"Мәгълүмати кабель челтәрләре" компетенциясе буенча "Яшь профессионаллар" WorldSkills Russia Бөтенроссия сайлап алу чемпионатының ачылу тантанасында Татарстан Республикасы мәгълүмат һәм элемтә министрының беренче урынбасары Дмитрий Вандюков,   "Мәгълүмати кабель челтәрләре" компетенциясе буенча WorldSkills Russia белгече Владимир Андреев, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы  һәм "Таттелеком" ААҖ вәкилләре катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International