ВИЧ-инфекция белән көрәшү буенча II Бөтенроссия акциясе

2016 елның 18 ноябре, җомга

2016нчы елның 28нче ноябреннән 4нче декабренә кадәр Бөтендөнья СПИД белән көрәшү көненә туры китерелгән ВИЧ-инфекция белән көрәшү буенча II Бөтенроссия акциясе уздырыла. Акция кысаларында түгәрәк өстәлләр, конференцияләр, хәйрия марафоннары, бәйгеләр, тренинглар һ.б. үткәреләчәк. 

Акциянең төп чарасы - ""БЕЛЕМ-ҖАВАПЛЫЛЫК-СӘЛАМӘТЛЕК" ВИЧ/СПИДка каршы балалар һәм яшьләргә мәгълүмат бирү буенча бердәм хезмәт көне" Бөтенроссия ачык дәресе. Ул 1нче декабрьдә 13.00 башлана. Вакыт Бөтен Россия өчен бердәм.

Белешмә өчен. Бөтенроссия акциясе С.В. Медведева патронажлыгы астындагы Социаль-мәдәни инициативалар фонды тарафыннан үткәрелә. Акция яшьләрне рухи тәрбияләүгә, ВИЧ-инфекция буенча киң мәгълүмат (йогу юллары, кисәтү һәм дәвалану әсбаплары һ.б.)  таратуга юнәлтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International