«Шәҗәрәләр-нәсел агачы» III төбәкара фәнни –гамәли конференция

2016 елның 19 ноябре, шимбә

          Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы планы нигезендә һәм 2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру, республика мәктәпләрендә әдәбият өлкәсендә сәләтле балаларны барлау, укучыларда фәнни-эзләнү, тикшеренү күнекмәләре формалаштыру, туган якка мәхәббәт тәрбияләү, татар халкы теленә, тарихына кызыксыну уяту, күренекле шәхесләренең иҗатын барлау, өйрәнү, пропагандалау максатыннан Буа муниципаль районы академик Р.З.Сәгъдиев исемендәге урта белем бирү мәктәбендә  2016 елның 17 нче  ноябрендә «Шәҗәрәләр-нәсел агачы» исемендәге III төбәкара фәнни –гамәли конференция  үткәрелде.

        «Шәҗәрәләр-нәсел агачы»  исемендәге фәнни–гамәли конференциягә Россия төбәкләреннән, Татарстан  районнарыннан  татар халкының әдәби мирасы белән кызыксынган, шушы юнәлештә эзләнү эшләре алып барган  укучылар катнашты. I турга республикабыз районнары  һәм Рәсәй төбәкләре укучыларыннан 300 гә якын фәнни эш кабул ителде. Шулар арасыннан 120 эш авторы Конфереренциянең йомгаклау турында катнашты. II турга узган укучыларның эзләнү эшләре, тугра, шәҗәрәләрнең фотосурәтләре 2016 елда чыгарылган «Шәҗәрәләр – нәсел агачы» дигән яңа фәнни җыентыкка керде.

            Фәнни-гамәли конференциядә  Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Буа муниципаль районы башкарма комитеты, Татарстан Республикасы фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институты, Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе вәкилләре,  Татарстан Республикасы  Язучылар берлеге  әгъзасы, драматург һәм прозаик, «Безнең мирас» журналының пропаганда бүлеге җитәкчесе Рәдиф Нәҗип улы Сәгъдиев,  Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Кадрия Рәес кызы Идрисова, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе,  «Болгар», «Әнием» фондлары җитәкчесе урынбасары Рәмзия Дәүләт кызы Галләметдинова, Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе башлыгы  Илгиз  Фәрит  улы Ханбиков катнаштылар.         

            Конференция башлану алдыннан кунаклар һәм катнашучылар өчен мәктәпнең Ренат Харис исемендәге «Сәнгатьне күрү» музеена экскурсия оештырылды. Музей җитәкчесе Гөлнур Хәлил кызы Айзетуллова бик мавыктыргыч итеп музей оешу тарихы белән таныштырды һәм Р.Харис тормышыннан кызыклы вакыйгалар сөйләп үтте.

Фәнни эшләр 4 секциядә якланды: «Туган ягымда - нәсел шәҗәрәсе», «Җиде буын җылысын сакла», «Топонимнарның шәҗәрәләрдә чагылышы», «Шәҗәрәләрне өйрәнү тарихы».

Нәтиҗәдә түбәндәге укучылар җиңүчеләр дип табылды:

            Сарман муниципаль районы Сарман авылы Сарман гимназиясенең 7 нче сыйныф укучысы Лотфиева Гүзәл;

            Буа муниципаль районы Килдураз урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Яруллин Алмаз;

            Буа шәһәре, 1 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Вәлиуллин Ранис;

            Чувашия Республикасы Батыр районы Шыгырдан 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Якупова Айгөл.   

            Конференциянең җиңүчеләре Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының I, II, III дәрәҗә дипломнары белән бүләкләнделәр, уңышлы чыгыш ясаган укучылар сертификатка ия булдылар. Барлык катнашучылар да М.И.Әхмәтҗановның «Татар шәҗәрәләре» (2 том) исемле китабы белән бүләкләнделәр.

            Әлеге чарада Буа районы мәктәпләренең укучылары тарафыннан эшләнгән тугралар, шәҗәрәләр, кыйммәтле мирас булып сакланган гаилә экспонатлары аерым күргәзмә булып оештырылды. Материалларны туплауда районның мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, укучылар һәм укытучылар, тәрбиячеләр катнашты.

         Регионнардан килгән кунакларга Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән махсус бүләкләр дә тапшырылды.

Йомгаклау тантанасы барышында Р.З.Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең укучыларыннан торган иҗат коллективлары чыгыш ясады.

 

 

 

         

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International