2011нче елдан башлап Беренче канал тарафыннан ата-ана каравыннан мәхрүм калган 311 балага видеопаспорт булдырылды. Татарстанда видеопаспорт проектын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина теләктәшлеге белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы гамәлгә ашыра.
Бөтенроссия "Бала видеопаспорты" мәгълүмат эзләү системасы ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны гаиләләргә урнаштыруга ярдәм итүгә юнәлтелгән.
Бу система ярдәмендә ата-аналыкка кандидатлар бала турында ачык һәм тулы мәгълүмат (сәламәтлеге, холкы, гадәтләре, сәләтләре, күнекмәләре, казанышлары) таба алалар.
Проект белән хезмәттәшлек ит, балаларны гаиләләргә урнаштыру өчен күп мөмкинлекләр ача. "Видеопаспорт" системасы ярдәмендә Татарстан Республикасында 233 бала үзенә гаилә тапты.
Алты ел эчендә барлыгы 311 видеопаспорт төшерелгән.
12нче декабрьдән 25нче декабрьгә кадәр Беренче канал төшерү төркеме 50 видеопаспорт булдырачак.