9нчы февраль көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов муниципаль берәмлек мәгариф идарәсе органнары җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды. Исегезгә төшерәбез, мәгариф идарәсе органнары җитәкчеләре белән киңәшмә гадәттә һәр пәнҗешәмбе видеоконференцэлемтә ярдәмендә үткәрелә. “Бүген без сезне Казанга очраклы рәвештә чакырмадык. Сезнең шәхсән монда булуыгызны таләп итә торган сораулар җыелды”,- дип башлады үз чыгышын министр.
“Белеүгезчә, хәзерге вакытта республикабыз мәктәпләрендә сыйфатлы туклану оештыру турында күп сөйләнелә. Берничә мәртәбә бу сорауны киңәшмәләрдә республикабыз президенты Р.Н.Миңнеханов та күтәрде. Моннан тыш, ул республикабыз җитәкчеләре һәм активына муниципаль берәмлекләргә чыкканда белем бирү оешмаларында туклану сыйфатын тикшерергә кушты,-дип искәртте Э.Фәттахов.- Мондый тикшерүләр муниципаль советларның йомгаклау утырышлары кысаларында да уздырылачак”.
Президент Р.Н. Миңнеханов боерыгы буенча ике атна дәвамында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре, Роспотребнадзор һәм Прокуратура белән берлектә, белем бирү оешмаларында туклану сыйфатын тикшерделәр. Тикшерү нәтиҗәләре һәм еш очраган җитешсезлекләр белән ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима таныштырды. Аның сүзләренчә, күп кенә мәктәпләрдә Роспотребнадзор белән килешенгән меню юк, туклану артыннан күзәтү ведомостьләре алып барылмый, туклану продуктларын ташу кирәкле документларсыз башкарыла һ.б.
«Безнең республика – аграр республика. Кайбер мәктәпләрдә балаларыбыз өчен сыйфатлы туклану оештыра алмавыбыз – гаҗәп хәл. Сезнең өчен бу намус эше булырга тиеш, ә без һаман ата-аналар тарафыннан туклану сыйфатыннан зарланулар ишетәбез, - дип шелтә белдерде министр. Мин сездән кыска вакыт эчендә бу өлкәдә тәртип урнаштыруыгызны сорыйм»,- дип искәртте ул.
Киңәшмәдә күтәрелгән киләсе сорау – республикада олимпиада хәрәктен үстерү. Бүген күпчелек мәктәпләр аңа кушылган инде. Яхшы оештыру шартлары тудырылган, республика олимпиада үзәге эшләп килә, олимпиадалар һәм җыеннар үткәрү өчен “Дуслык” лагере кулланыла. Шул ук вакытта авыл мәктәпләрен шәһәр мәктәпләренә конкурент булырлык итүдә авырлыклар туа. Моның белән бәйле рәвештә министр тагын бер республика олимпиадасы оештыру максатын куйды. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе җитәкчесе Тамара Федорова сөйләде. Яңа олимпиада «Путь к олимпу»-«Олимпка юл» дигән исем алды. Ул математика, физика, химия һәм инглиз телен укыту сыйфатын күтәрү, 8-11нче сыйныф укучылары арасында сәләтле балаларны табу максатыннан оештырыла. “Бү үзенә күрә, спорттагы кебек, 1нче лига булачак, анда Казан, Яр Чаллы, Бөгелмә һәм Түбән Кама кебек тотрыклы рәвештә югары нәтиҗәләр күрсәтүче районнарның катнашуы каралмаган. Әлегә алардан калышучы Әлмәтне дә кертмибез,- дип искәртте Э.Фәттахов. Олимпиада 2017нче елның 12-26нчы мартында үткәреләчәк.”
Киңәшмәдә шулай ук ДЙА мәсьәләләренә дә тукталдылар. Министрлыкның Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм тикшерү департаменты тарафыннан ДЙА-2017 оетыру буенча зона киңәшмәләре оештырылды. Аның нәтиҗәләре турында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары- Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм тикшерү департаменты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова чыгыш ясады.
Шулай ук җыелышта мөгаллимнәрнең грант проектларында катнашулары, белем бирү оешмаларының куркынычсызлыгын тәэмин итү, Интернет челтәренең тискәре йогынтысы һ.б. сораулар күтәрелде.