Казан сәүдә-икътисад техникумында укытучылар һәм студентлар Бөтенроссия начар ишетүчеләр җәмгыяте вәкилләре белән очрашты

2017 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри белем бирү идарәсе оештырган очрашу барышында сәүдә, кунакчыл индустриясе, сервис һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә һөнәри пробалар узды.

Әлеге чара Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның мөмкинлекләре чикле булганнар мәсьәләсе буенча Совет утырышы нәтиҗәсендә бирелгән йөкләмәсе кысаларында оештырылды.

Монда АКО “Абилимпикс”Президенты, DeafSkills Вице-президенты Л. Фролова, “Бөтенроссия начар ишетүчеләр җәмгыяте” Гомумроссия мөмкинлекләре чикле булганнар җәмәгать оешмасының Республика бүлеге җитәкчесе В. Матяш, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри белем бирү идарәсе җитәкчесе А. Сидоренко, В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация университетының өзлексез белем бирү проректоры Д. Ахметова катнашты.

Техникум укытучылары һәм студентлары “Пешекче”, “Кондитер”, “ЭХТ операторы” һәм “Бухгалтер” юнәлешләре буенча һөнәри пробалар үткәрде. Нәтиҗәдә, чарада катнашкан 30 яшүсмердән, 14 бала “Пешекче”, ә 8 бала “Бухгалтер” һөнәрен сайлады. 2017 елның 3 апреленнән аларны кыска вакытлы программалар нигезендә өйрәтә башлаячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International