Ятим балалар өчен торак төзүгә төбәк тарафыннан бирелә торган акча күләме ел саен арта. Балаларга дигән фатир (йорт) торак пунктына карап махсус җиһазланган булырга тиеш. Норматив буенча фатирның 24 кв. метрдан да кечерәк, 42 кв. метрдан да зуррак булмавы шарт.
2012 елның 29 февраленнән гамәлдә булган “Ятим һәм караучысыз калган балаларны тору урыны белән тәэмин итү өлкәсендәге аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турындагы” №15 Федераль Закон нигезендә, ятимнәргә яшәү урынын социаль найм шартларында түгел, ә махсус торак фондыннан бүлеп бирү күздә тотыла. Әлеге фондка Татарстан милкендәге торак кертелгән. Ләкин әлеге торакны хосусыйлаштырып булмый. Яңа фондтан торак бирү 5 елга найм килешүе нигезендә башкарыла, бу гамәл ятимнәрнең фатир һәм йортларда яшәү хокукын якларга, торак белән законсыз гамәлләр кылмаска мөмкинлек бирә. Найм вакыты тагын 5 елга озайтылырга мөмкин, аннан соң торак махсус фондтан чыгарыла һәм социаль найм нигезендә бөтенләйгә иясенә күчә.