Иннополис университетында информатика буенча XXIX Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының соңгы этабы узды

2017 елның 3 апреле, дүшәмбе

Олимпиадада Россиянең 50 төбәгеннән 257 7-11 сыйныф укучылары катнашты. Бүләкләү тантанасы 31нче март көнне узды. 20 укучы олимпиада җиңүчеләре булды, ә 96 укучы бүләкле урыннар алды. Шул исәптән Татарстаннан 10 укучыны тәбрикләделәр: Фәргәт Шәрипов, Исмәгыйл Сәйфетдинов, Игорь Зверев, Арслан Гомәров, Алексей Максимов, Рамазан Рәхмәтуллин, Азат Исмәгыйлев, Николай Терехов, Илдар Гәйнуллин, Әсхәт Сәхәбиев.

Сынаулар нәтиҗәсендә олимпиаданың абсолют җиңүчеләре: Егор Лифарь (Мәскәү), Денис Шпаковский (Чиләбе), Александра Дроздова (Мәскәү).

Яхшы нәтиҗәләр күрсәткән 4 укучы София (Болгария) шәһәрендә узачак информатика буенча Европа олимпиадасында Россия данын яклаячак. Алар рәтенә Казаннан КФУ Н.И.Лобачевский ис. лицееның 8 сыйныф укучысы Илдар Гәйнуллин да керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International