Казанда физика буенча Бөтенроссия олимпиадасының соңгы этабы уза

2017 елның 10 апреле, дүшәмбе

Физика буенча Бөтенроссия олимпиадасының соңгы этабында Беларусь Республикасы, Россиянең 59 төбәгеннән 275 укучы катнаша.

Иң зур делегацияләр Мәскәүдән (78 укучы), Санкт-Петербургтан (42 укучы), Мордовия Республикасыннан (20 укучы) килгән. Олимпиадада Татарстаннан 12 укучы катнаша.

Укучылар өчен сынаулардан кала спорт программалары, Казан буенча, планетарий, КФУ, КНИТУ - КАИ, шулай ук Казанның җитештерү предприятияләренә экскурсияләр оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International