8-9 апрельдә Азнакай районында Бөтенроссия ачык спартакиадасының өстәл теннисы ярышларының республика этабы узды.
Ярышларда Әгерҗе, Азнакай, Алексеевский, Әлки, Арча, Яшел Үзән, Кукмара, Лениногорский, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Балык бистәсе, Саба, Спасс, Чирмешән, Тукай, Ютазы, районнарыннан һәм Яр Чаллыдан 2002-2003 елларда туган балалар катнашты.
Ярышлар нәтиҗәсендә җиңүчеләр булып 1 урын – Саба районының сәламәтләндерү-белем бирү үзәге, 2 урын – Алексеевский районының балалар иҗаты үзәге,Түбән Кама районының экскурсия һәм туризм балалар һәм яшүсмерләр станциясе танылды.