Татарстанда гольф уенын үстерү чаралары дәвам итә

2017 елның 12 апреле, чәршәмбе

Татарстанда гольф уенын үстерү чаралары дәвам итә. Гольф буенча Бөтендөнья мәктәп лигасы кысаларында дистанцион рәвештә ярышлар уздырырга планлаштырыла.

Ярышларда “Мәктәп гольфы” программасы кысаларында җиһазлар алган 16 гомум белем бирү учрежденияләре катнашачак.

Хәзерге вакытта командалар формалаштыру максатыннан мәктәп ярышлары уздырыла.

13 апрель көнне 14.00 Казанның Яңа-Савин районы 143 урта гомум белем бирү мәктәбендә гольф ярышларының шәһәркүләм финалы узачак. Биредә 16 мәктәптән 96 укучы катнашачак. Җиңүчеләрне “Зөя таулары” гольф-клубыннан бүләкләр көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International