Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы 18-21 апрель көннәрендә V татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада үткәрәчәк

2017 елның 17 апреле, дүшәмбе

Йомгаклау турына татар теле һәм әдәбияты буенча читтән торып катнашу этабында һәм төбәкара олимпиадаларда җиңүче укучылар һәм студентлар чакырылган. Катнашучылар арасында 13 чит илдән һәм 25 Россия субъектлары, шул исәптән Татарстан вәкилләре дә бар. 18 апрель көнне Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм концертлар залында олимпиаданың ачылу тантанасы узачак. Олимпиада кысаларында экскурсияләр, татар театрларына бару, "Мин татарча сөйләшәм" акциясе, туган тел форумы, мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр каралган. Олимпиаданың ябылу тантанасы 21 апрель көнне 13.00 сәгатьтә "Баскет-холл" спорт комплексында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International