Конференция беренчеләрдән булып техник фәннәрне татар телендә укыта башлаучы КДАТУ тәҗрибәсен һәм шулай ук башка югары уку йортлары бу юнәлештә алып барган тәҗрибәләрен өйрәнүгә багышланган. Конференция эшендә җитәкчеләр, галимнәр, югары уку йортлары укытучылары катнашачак. Чара барышында секция утырышлары, "Рус-татар политехник сүзлеге"н тәкъдир итү планлаштырылган.